Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында алтмыш кеше яши

Районда өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты ачылганга былтыр 25 ел тулды. Бу гомер эчендә күпме язмышлар үткән бу йорт аша. Чирек гасырга биредә нибары өч җитәкче алмашынган. Соңгысы – Наил Мостафин әлеге постта бер ел эшли. Аның белән йорт-интернаттагы тормыш, андагы проблемалар, киләчәккә планнары турында сөйләштек.

-Наил Фоатович, зур йорт белән идарә итәсез, сезнең кулда дистәләгән кеше язмышы дисәң дә була. Авыр түгелме?

-Мондагы нечкәлекләрне биредә эшләгән кешеләр генә белә. Йорт-интернаттагы тәртип, чисталык - безнең коллективның уртак тырышлыгы. Дус, бердәм коллектив белән авырлыкларны бергә җиңәбез. Бездә яшәүчеләр үзләрен кирәксез итеп хис итмәсеннәр, җылыда һәм рәхәттә яшәсеннәр дип, тормыш шартларын яхшыртырга омтылабыз. Максатыбыз - мондагы шартларны мөмкин кадәр өйдәгегә якынайтырга тырышу.

-Хәзер күпме кешегә хезмәт күрсәтәсез?

-Йорт-интернат 60 койка-урынга исәпләнгән. Бүгенге көндә урыннар тулы. 2024 елда 21 кеше кабул иттек, 22 кеше китте, шуларның 13се бакыйлыкка күчте, тугызысы үз теләге белән китте. Урын бушауга яңаларын кабул итәбез.

-Район кешеләре бармы?

-19 кеше яши, бу безнең тәрбиядәгеләрнең 32 проценты гына. Үткән елда кабул ителгән 21 кешенең дүртесе генә безнең якташлар. Ялгыз, кеше ярдәменә мохтаҗлар күп бит авылларыбызда, күбрәк үзебезнекеләргә социаль хезмәт күрсәтәсе иде.

-Тормыш булгач, үлеме дә бар, йорт-интернатта яшәүчеләрнең сафы гел үзгәреп тора...

-Әйе, ел башында ике кешене җирләгәч, 57гә генә калган иделәр. Урын бушаганны көтеп кенә торалар, гыйнварда гына чит районнардан килгән өч кеше сыенды. Хәзер 60 кешегә хезмәт күрсәтәбез.

-Сездә яшәү түләүлеме?

-Күпчелек өлешчә түләү белән яши, ягъни пенсияләренең 75 проценты алына. Өч кеше тулысынча түли. 2025 елдан андыйларга хезмәт күрсәтү бәясе күтәрелде – тәүлеге 1322 сум 66 тиен. Былтыр тулысынча түләүле социаль хезмәтләргә алты кеше кабул ителде, кызганыч, берсе үлде, икесен туганнары алып китте, берсен өлешчә түләүгә күчердек.

-Наил Фоатович, төп составны ничә яшьлекләр тәшкил итә?

-Иң өлкән кешебез, тыл хезмәтчәне Оркыя Хисаметдиновага 7 февральдә 94 яшь тула. Күпчелек 40-89 яшьлекләр. Ир-атлар – 40, хатын-кызлар – 20.

-Өлкәннәргә даими күзәтү, медицина ярдәме кирәк бит...

-Иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр алар медицина күзәтүендә. Шәфкать туташлары медицина процедуралары уздыра, табиб билгеләгән дәваны бирәләр. Елга бер тапкыр, район үзәк больницасы табиблары катнашында диспансеризация үткәрелә. Шулар нәтиҗәсе буенча 11 кеше Чирмешән һәм Әлмәт шәһәрләре больницаларында дәваланды. Бездә яшәүче дүрт кеше Әлмәт шәһәренең “Ветеран” тернәкләндерү үзәгендә булды.

-Йорт-интернаттагы яшәү шартлары турында да берничә сүз...

-Өлкәннәребезгә биш тапкыр туклану оештырыла. Бездә өч һәм дүрт кешегә исәпләнгән 20 бүлмә. Бүлмәләргә кирәкле җиһазлар урнаштырылган, барысында да телевизор эшләп тора. 14 бүлмәне суыткычлар белән дә җиһазландырдык, тагын алтысын суыткычлы итәсе бар.

-Мондый эшләр иганәчеләр ярдәменнән башка булмыйдыр?

-Рәхмәт, әле ярый мәрхәмәтле кешеләр күп. Ел дәвамын булышучылар байтак булды. Район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән йорт-интернат каршындагы фонтанны эшләтеп җибәрдек, территориягә керү юлы асфальтланды. “Шешмаойл” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Тахаутдинов бүлеп биргән акчаларга бүлмәләрнең тәрәзәләре ремонтлаттык. “Ирбис-Строй” җәмгыяте булышлыгы белән төп корпуска керү ишеге яңартылды, беседкалар астына брусчатка җәелде. Әйтик, Бәркәтә авылыннан Айгөл Шәйхетдинова 40 мең 448 сумга ике суыткыч алып бирде. Гомумән, быел мәрхәмәтле якташларыбыз җиде суыткыч, дүрт телевизор, ике электр чәйнеге бүләк иттеләр. Иганәче ярдәме белән хәтта өч өлкән кешегә теш тә куйдыра алдык. Бу чыгымнарны “Русремстрой” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Зарипов каплады.

-Зур “гаиләдә” ремонт, төзекләндерү гел кирәк, бу елга планнарыгыз?

-Быел беренче корпусның түбәсенә капиталь ремонт планлаштырыла, вентиляция системасы яңарту да капиталь ремонт программасы буенча финансланачак.

-Тагын нинди кичектергесез эшләрегез бар, Наил Фоатович?

-Мунча-кер юуу комплексын үзгәртеп ясарга, азык-төлек складына ремонт кирәк. Шулай ук канализация системасына ремонт таләп ителә. Ике керү ишеген дә алмаштырасы бар.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев