Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге матур йортлар күңелне сөендерә

Чирмешән авылының Дзержинский урамында яшәүче Руслан һәм Ангелина Ибраһимовларның йорт тирәсе сокланырлык. Бу гаилә кул астындагы әйберләрдән матурлык ясаган, өй аллары чәчәкләргә күмелгән.

-Менә шундый йортлар күбрәк булсын иде, андыйларны күреп күңел сөенә, кәефләр күтәрелә, - диде район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Рамилә Рахматуллина. -  Шулай да безгә еш кына негатив күренешләргә тап булырга һәм хуҗалар белән “тәмсезләшергә” дә туры килгәли.

Санитар-экологик икеайлык барышында административ комиссия 22 беркетмә төзегән, шуларның 21е төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен булса, берсе – рекламаны дөрес урнаштырмаучыга карата. 17 гражданинга кисәтү бирелсә, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган дүрт кеше – 2000әр сум, реклама урнаштыруда гаепләнгән кеше 1000 сум штраф түләгән. Төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмаган 57 кешегә белешмә (уведомление) тапшырылганнан соң, кимчелекләр бетерелгән.

Икеайлык дәвамында районда 2524 кубометр каты көнкүреш калдыклары полигонга чыгарылган. Район территориясендә 65216 төп агач һәм куак үсентесе тамыр җибәргән. Административ комиссия членнары рейдлар вакытында хокук бозуның 74 очрагын ачыклаганнар, тиешсез урында чүп түгелгән 48 урынга тап булганнар, бу чүплекләр тулысынча юк ителгән.

-Санитар икеайлык вакытында Бәркәтә, Югары Кәминкә, Яңа Элмәле, Яңа Кади авыл җирлекләре бик яхшы эшләде, аларны башкаларга үрнәк итеп куярга мөмкин, - диде Рамилә Мәүлет кызы. – Көннәр кызу, чүп үләннәренә дым җитә, алар бик тиз үсә. Урамнарда, тыкрыкларда үскән үләннәрне, без килеп кисәтү ясаганчы, хуҗалар чабып алсын иде. Райондашларга тагын шул хакта да әйтәсе килә. Җәй - төрле казу эшләре, су, канализация челтәрләре ясау өчен уңайлы вакыт. Мондый эшләргә керешкәнче, район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә килеп, җир казу эшләре үткәрү өчен ордер алу мөһим. Су үткәргечкә тоташырга уйласагыз, авыл җирлеге, Чирмешән районының коммуналь челтәрләре рөхсәте кирәк. Шундый казу эшләрен килештермәгән бер чирмешәнлегә 2000 сум штраф түләргә туры килде.

Рамилә Рахматуллина фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев