Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә Ватан Геройларын искә алдылар

Кораллы җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган Мирсәет Кәбировны югалтканыбызга 14 ел гомер узган. Бу вакыт эчендә батыр якташыбыз истәлегенә багышланган күпме чаралар узды, аның турында бик күп истәлекләр яңарды. Шулай да, һәр чарада әлеге канкойгыч вакыйганың яңа нечкәлекләре ачыла.

Ватан Геройлары көне алдыннан “Орион” яшьләр үзәгендә  узган "Россия батырларына дан" исемле патриотик дәрестә Чирмешән лицееның өлкән сыйныф укучыларына районыбыз батырлары турында сөйләделәр. Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән Мирсәет Мирсәяф улының үрнәгенә күбрәк тукталдылар.

-Бездән соң килгән буын аның турында белсеннәр өчен бу хакта еш сөйләргә кирәк, - диде чарага кунак булып килгән район ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина үз чыгышында. – Без бу вакыйганы йөрәгебез  аша уздырдык, ә сез аны сөйләгәннәр аша гына беләсез. Мондый батырларыбызны онытмагыз.

Укучылар алдында чыгыш ясаган, геройның энесе Марат Кәбиров 2009 елның 23 декабрендә булган хәлне кабат җентекләп искә алды.

-Мин ул вакытта ялда идем, абый иртән шалтыратып, әтине больницага алып килүен әйтте. Бу аның тавышын соңгы ишетүем булган, - диде Марат Мирсәяф улы. – Әти янына больницага килгән генә идем, абыйны алып кайттылар. Ул миңа һәрвакыт үрнәк иде. Аны мәңгегә югалту бик авыр булды, хатыны тол, ике кызы ятим калды. Абыйның үлеме аеруча әти белән әнинең йөрәгенә төзәлмәслек яра салды.

Яшь буынга районыбызның биш Советлар Союзы Герое, бер Россия Герое һәм дүрт Социалистик Хезмәт Герое хакында да сөйләделәр. Махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашларыбызны да искә алдылар.

Россиядә Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул 9 декабрьгә туры килә.

Кадрия Гамирова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев