Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә талантлы яшьләр үсә

Район балалар сәнгать мәктәбендә сәләтле балаларны бүләкләделәр.

Район башлыгы Рамил Айбатов 2022-2023 уку елында бәйгеләрдә, фестивальләрдә  җиңүче булган һәм лауреат исеме алган 35 укучыга 4000әр сумлык сертификатлар тапшырды.

Инструменталь, вокал, хореография һәм рәсем сәнгатендә югары үрләр яулаган бу укучыларны әзерләгән сигез укытучының хезмәте дә бәяләнде, алар да район җитәкчесе кулыннан сертификатлар алдылар. Рамил Айбатов районның киләчәге булган сәләтле укучыларга, аларның ата-аналарына һәм укытучыларына рәхмәтләрен дә ирештерде. Чара район сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары чыгышлары белән үрелеп барды.

Фото: Екатерина Назимова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев