Чирмешәндә район гимнын иң оста башкаручылар бәйгесе игълан ителде
Безнең районда

Чирмешәндә район гимнын иң оста башкаручылар бәйгесе игълан ителде

Район гимнын иң яхшы башкаруга район бәйгесе ахырына якынлаша.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватан сакчылары елына багышланган конкурска 20 гариза кергән. Бәйгедә оешмалар һәм аерым башкаручылар да катнаша ала.

Конкурс өч этапта уза. Катнашу өчен, районыбыз гимнын башкарып, аның видеоязмасын комиссиягә юлларга кирәк. Икенче этапта жюри әгъзалары аларны бәяли һәм шуннан соң җиңүчеләр игълан ителә. Бәйгенең финалында флешмоб була: барлык катнашучылар да гимнны бергәләп башкарачак.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев