Чирмешәндә нефтьчеләр өчен йортлар төзелә
Чирмешәннең Амур ягында нефть тармагында эшләүчеләр өчен төзелгән өйләрнең җидесенең тәрәзәләрендә утлар яна, ягъни хуҗалары бар. Аларда, күбесендә, яшь гаиләләр яши.
Николай Фролов, Иван Конев, Павел Цаплин исемендәге урамнарында барлыгы 20 йорт күтәрү планлаштырыла. Алда язылганча, җидесендә инде яшиләр, тагын ике йортта эшләр тәмамлану алдында, берсенең стеналары күтәрелгән, озакламый анда түбә ябучылар киләчәк, ә өч йортның нигезе ясалган.
Кадрия Гамирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев