Чирмешәндә “Красная горка” бәйрәме уздырдылар
Рус мәдәни-милли берләшмәсе “Веселись и пой, душа!” исемле чара уздырды. Ул Татарстан Халыклары Ассамблеясының райондагы вәкиллеге белән берлектә Чирмешән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә “Красная горка” бәйрәме алдыннан оештырылды.
“Красная горка” - христианнарның иң төп бәйрәмнәренең берсе, ул Пасхадан соң беренче якшәмбегә туры килә.
Чарада “Забавушка”, “Ах, калина”, “Рябинушка”, “Ветеран” вокаль ансамбльләре чыгыш ясады, шулай ук Шентала районының Подлесная Андреевка авылыннан да кунаклар булды. Бәйрәм ахырында кунакларны һәм тамашачыларны пасха йомыркалары, кайнар чәй һәм пироглар белән сыйладылар.
Ирина Митяева фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев