Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешәндә җитештерү, эшкәртү тармагында шөгыльләнүче эшмәкәрләр аз

Район җитәкчесе Рамил Айбатов һәм Казаннан килгән белгечләр катнашында “Орион” яшьләр үзәгендә узган очрашуда, нигездә, эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары һәм район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерү мөмкинлекләре турында сүз барды.

-Мондый очрашуларны без даими үткәрәбез. Дөрес, бүген теләсә нинди мәгълүматны интернеттан табып була. Ләкин күзгә-күз карап сөйләшүгә берни җитми. Районда эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча эш бара.  Сез күтәргән проблемаларны кулдан килгәнче хәл итәргә тырышабыз.  Эшмәкәрлер дә районның икътисади үсешенә өлеш кертәләр, халыкның тормышын яхшыртырга тырышалар, - диде Рамил Тәлгать улы. – Билгеле, бүген бизнесны үстерү ансат түгел,  авырлыклар да бар.

Республикада эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән төрле программалар гамәлдә. Чаралар комплексына ташламалы кредитлар, укыту программалары, маркетплейсларда, ярминкәләрдә сату керә.

Кече бизнес районның социаль-икътисади үсешенә елдан-ел күбрәк өлеш кертә. Кече эшмәкәрлек халыкның мәшгульлегенә бәйле проблеманы хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төрдәге товарлар белән баетуны тәэмин итә.

Районда 400дән күбрәк эшмәкәрлек субъекты (шул исәптән – 315 шәхси эшмәкәр, 62 предприятие), 1000нән күбрәк үзмәшгуль теркәлгән. Алар, нигездә, сату һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә эшчәнлек алып бара.

Кызганыч, районда җитештерү, авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү тармакларында, гостиница бизнесы, сантехника җиһазлары, аяк киеме ремонтлау, кием тегү, көнкүреш техникасы төзәтү яисә арендага бирү кебек хезмәтләр белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп түгел.

Районда федераль һәм республика программаларыннан файдаланучылар аз. Бу хакта Казаннан килгән кунак – Микрофинанслау үзәге җитәкчесе Вячеслав Соловьев сөйләде һәм район эшмәкәрләрен әлеге юнәлештә активрак булырга өндәде. 

– Гомумән, хөкүмәтебез үз эшен башлаучыларга да, аякларында нык басып торучы эшмәкәрләргә дә саллы гына ярдәм күрсәтә, - диде ул.

Очрашуда ТР буенча 16 нче Федераль салым хезмәте инспекциясе башлыгы урынбасары Наталья Морозова да катнашты, ул 1 гыйнвардан салым өлкәсенә кертеләчәк яңалыклар белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев