Чирмешәндә “Ел тәрбиячесе” бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
“Ел тәрбиячесе” республика конкурсының муниципаль, ягъни район этабы узды. Педагоглар өч номинациядә көч сынаштылар.
Район үзәгендәге “Әкият” балалар бакчасының музыка укытучысы Маргарита Бәдретдинова бәйге җиңүчесе булды. “Каенкай” тәрбиячесе Валентина Насыйрова икенче урында. “Ана телендә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе” номинациясендә беренче урынга “Ромашка” балалар бакчасының татар теле укытучысы Лилия Әбүнәгыймова чыкты, икенчедә - “Чишмәкәй” тәрбиячесе Зилә Мусина. Шулай ук район үзәгенең “Ландыш” балалар бакчасы укытучы-дефектологы Лилия Фәттахова “Иң яхшы укытучы-дефектолог” номинациясендә җиңүгә ия.
Бәйгенең зона этабы февральдә була. Анда район данын Маргарита Бадретдинова, Валентина Насыйрова һәм Лилия Әбүнәгыймова яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев