Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бер көнне дистәләгән якташыбызны бүләкләделәр

Район башлыгы Рамил Айбатов район мәдәният йортында үткән атналык эш планеркасы алдыннан дистәләгән якташыбызга бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүгә, җирле үзидарә өлкәсендәге  мәсьәләләрне хәл итүгә керткән казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен, Ивашкино авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Валерьевна Иванова, Югары Кәминкә һәм Ивашкино авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары Гөлназ Фазыл кызы Моксинова һәм Васса Михайловна Сипатрова “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерүгә керткән казанышлары һәм күпьеллык хезмәтләре өчен, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Минсәгыйть улы Җамалетдиновка, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Вагыйз кызы Моксиновага, район Советының бухгалтерлык исәбе һәм хисабы бүлеге начальнигы Лилия Марат кызы Кәлимуллинага, Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сания Хәнәфия кызы Гыйльмановага “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоцияциясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Наил кызы Галәүтдинова, Иске Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Рәис кызы Кәлимуллина Чирмешән муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, Яңа Элмәле авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Виолетта Равил кызы Буткевич, Түбән Кармалка авыл җирлеге башкарма комитеты, Яңа Кади авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчеләре урынбасарлары Наталья Александровна Зайцева, Айгөл Әхмәт кызы Фәттахова һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты хезмәткәре Любовь Тихоновна Андреева район башлыгының Рәхмәт хатына ия булдылар.

Райондагы тарихи мирасны саклаудагы зур хезмәтләре өчен, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Нургали улы Минһаҗев, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Константинович Митякин, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы Фәттахов Казандагы “Чирмешән якташлыгы” җәмәгать оешмасының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Район ветеринария тармагында күпьеллык намуслы хезмәте һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, район ветеринария начальнигы урынбасары Рөстәм Җәүдәт улы Мостафинга һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны барлауга керткән хезмәтләре өчен райондагы “Фронттан хәбәр ал” проекты авторы Ирина Александровна Суворовага район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Эльмира Галәүтдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев