Чирмешәндә “Акыллылар ярышы” интеллектуаль уенга старт бирелде
Безнең районда

Чирмешәндә “Акыллылар ярышы” интеллектуаль уенга старт бирелде

Чирмешәндә “Акыллылар ярышы” интеллектуаль бәйгесенең беренче уенында социаль яклау бүлегенең ике командасы һәм район башкарма комитеты командасы призлы урыннар яулап, ярымфиналга чыктылар.

Чирмешәндә районның эшчеләр контингенты командалары арасында «Акыллылар ярышы» («Битва умов») интеллектуаль уенының дүртенче сезонына старт бирелде.

Чирмешәндә районның эшчеләр контингенты командалары арасында «Акыллылар ярышы» («Битва умов») интеллектуаль уенының дүртенче сезонына старт бирелде: Марат Гомәров фотосы

Беренче очрашуда алты команда (район газетасы редакциясе, социаль яклау бүлегенең ике командасы, Урманасты Үтәмеш авылы, район башкарма комитеты һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булучы якташларыбызның хатыннары һәм әниләреннән җыелган команда) көч сынашты.

Елдагыча оештыручылар әлеге чара өчен кызыклы сораулар әзерләгәннәр: Марат Гомәров фотосы

Елдагыча оештыручылар әлеге чара өчен кызыклы сораулар әзерләгәннәр. Беренче уеннан соң инде барысына да билгеле булганча, сорауларның бер өлеше Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевка кагыла. Киләсе ел республикада Минтимер Шәймиев елы дип игълан ителде. Билгеле, уенны оештыручылар әлеге мөһим вагыйганы игътибарсыз калдырмаганнар.

Билгеле, уенны оештыручылар әлеге мөһим вагыйганы игътибарсыз калдырмаганнар: Марат Гомәров фотосы


Нет комментариев