Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән урманчыларына 2 миллион сумлык утын яру агрегаты биргәннәр

Чирмешән урман хуҗалыгында утын әзерләү күпкә ансатлаша. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән районга утын яру линиясе кайтты.

-Ике миллион сум чамасы торган бу агрегатны Казанка урманчылыгында урнаштырабыз, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Линияне монтажлау өчен аслык ясалды, атна ахырына аны кабызып, сынап карага ниятлибез. Ул көнгә 20 кубометрга кадәр утын яру көченә ия. Агрегатны ике кеше эшләтәчәк.

Линиягә куелган алты метрлы агач киселеп, ярылып чыга. Әлегә кадәр урманчылар утынны ярмыйча гына озатканнар, аерым очракларда бу эш кул белән башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев