Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Чирмешән районында республика программасы буенча алтынчы кибет төзелә

Түбән Кәминкә авылында райпо кибете төзелә. Ташчылар бинаның стеналарын күтәреп бетерә. Бу соңгы елларда район авылларында республика программасы буенча төзелгән алтынчы сәүдә ноктасы.

Сәүдә ноктасының стеналары пеноблоктан өелеп, кирпеч белән тышлана. 48 квадрат метрлы сәүдә павильоны булган объектны июльдә   файдалануга тапшырырга планлыйлар.

-Түбән Кәминкәдәге сәүдә ноктасы “Авыл кибете” республика максатчан программасы кысаларында төзелә. Әлеге программа 100 йорттан ким булмаган авылларны кибетле итү максатында эшли, - диде райпо рәисе Әбүзәр Мортазин. – 2023 елда Урманасты Үтәмеш халкы шундый кибетле булды.

Моңа кадәр Якты Тау, Югары Кармалка, Иске Сережкино, Мордва Афонькәсе авылларында халыкка комплекслы блок-модульле  хезмәт күрсәтү пунктлары төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев