Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында чисталыкны тикшерү буенча рейдлар башланды

Санитар-экологик икеайлык кысаларында авыл җирлекләрендә беренче рейдлар үткәрелде. Административ комиссия иң әүвәл Түбән Кәминкә һәм Югары Кәминкә авыл җирлекләрендәге тәртипне тикшерде.

- Түбән Кәминкә авылында чистарту өмәләре узганы күренеп тора, мәктәп, мәдәният йортлары коллективлары зур эш башкарганнар. Шулай да биредә тырма, себеркеләрне кулдан төшерергә иртә әле, - диде район башкарма комитетының административ комиссия секретаре Рамилә Рахматуллина. – Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Түбән Кәминкәдә – ике, Кара Чишмә авылында бер гражданинга карата беркетмә (предписание) тутырырга туры килде.

Бер хуҗалыкның өеп куйган тирес пычраклары кар сулары белән инешкә агып төшә, капка төбендәге автомобиль резиналарына һәм тимер калдыкларына да күзләре төшкән комиссиянең. Хуҗалар кимчелекләрне берничә көн эчендә бетерергә ышандырганнар. Кара Чишмә авылында, тыкрык кырыендагы бер йорт янәшәсендә үк утын, агач калдыклары, пластик шешәләр күпләп аунап ята. Бу территорияне дә күмәк өмә белән җыярга планлыйлар.

- Югары Кәминкә һәм Керкәле авыллары соңгы елларда күзгә күренеп чистарды, монда халык күмәкләшеп инеш буйларын тәртипсез үскән агач-куаклардан арындыра, - диде Рамилә Мәүлет кызы. – Мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, мәдәният хезмәткәрләре сулыкларны гел карап тора.

Шул ук вакытта комиссия членнары Керкәле авылында да йорты алдында тәртипсезлек хөкем сөргән бер хуҗага карата беркетмә төзегәннәр. Ул шунда ук җыештыра да башлаган.

Беренче тапкыр кисәтү ясалса да, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга җәза кырыс, иң  бәләкәй штраф күләме 2000 сум.

- Бүген-иртәгә комиссия Туймәт һәм Бәркәтә авыл җирлекләренә барачак. Күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен, территорияләрегезне тәртипкә китерегез, чисталык – үзебез өчен, - диде административ комиссия секретаре.

Рамилә Рахматуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев