Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бу елның беренче аенда җиде сабый туган

Бу елның беренче аенда район ЗАГС бүлеге җиде сабыйга туу турында таныклык тапшырган (2022 елның гыйнварында – 6).

Гыйнвар аенда бәби алып кайткан әниләрнең иң яшенә – 29, иң олысына 38 яшь. Бу айда кулына сабыен тотып сөйгән иң яшь әтигә – 27, иң олысына 45 яшь.

Быел район ЗАГС бүлегендә өч пар никахларын рәсмиләштергән. 2022 елның бу чорында гаилә коручылар саны дүрткә күбрәк булган.

Гыйнварда кавышкан иң яшь кәләшкә – 19, кияүгә 22 яшь, ә иң олы кәләшкә – 41, кияүгә 60 яшь.

Җәйгә гаилә коручылар саны күбәер төсле, март аена әлегә бер генә пардан гариза керсә, августта өч пар туй ясарга җыена.

Елның беренче аенда районда ике гаилә таркалган, үткән елның бу чорында бер генә пар аерылышкан.

Үткән гыйнварда районда 19 кеше бакыйлыкка күчкән, ә 2022 елның беренче аенда - 23.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев