Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында “Алдынгылар хәрәкәте” оешты

Районда балалар һәм яшьләр иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең «Алдынгылар хәрәкәте» төбәк бүлегенең башлангыч бүлекчәләре ачылды. Бу уңайдан ТР Рәисе ярдәмчесе, балалар һәм яшьләр иҗтимагый иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы рәисе Тимур Сөләйманов Чирмешән лицеенда укучылар, укытучылар һәм башлангыч бүлекчәләрнең остазлары белән очрашты.

Кунак Чирмешән лицееның эшчәнлеге белән танышты һәм “Алдынгылар хәрәкәте”нең планнары турында мавыктыргыч итеп сөйләде.

- Бу хәрәкәттә һәр укучы үзенә ошаган юнәлешне таба һәм сайлый ала, сайттагы махсус каналда теркәлеп, үзегезгә дуслар табу мөмкинлеге дә арта, - диде Тимур Җәүдәт улы. - Райондагы җирле бүлекчәсенең үз җитәкчесе булачак. Без сезнең белән тыгыз элемтәдә эшләрбез.

Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр мәнфәгатьләрендә дәүләт сәясәтен алып бару, балаларны тәрбияләү, аларның һөнәри ориентациясен, хыялларын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру, балаларны тормышка әзерләү, шул исәптән аларның дөньяга карашын Россиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә формалаштыруга ярдәм итү максатыннан оештырылган. Бу хәрәкәт яшьләрдә иҗади активлык, югары әхлакый сыйфатлар, Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт, хезмәт сөючәнлек, хокукый мәдәният, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт, хәзерге һәм киләчәк буыннар алдында үз язмышы һәм Ватан язмышы өчен шәхси җаваплылык хисен үстерәчәк.

Хәрәкәт структурасы үз эченә төбәк, җирле һәм башлангыч бүлекчәләрне үз эченә ала. Аның югары органы - съезд.

10 апрельдә Казанда “Алдынгылар хәрәкәте”нең форумы булачак. Өч көнлек чарада безнең район яшьләре дә катншырга җыена. Алар анда визитка һәм видео презентация әзерләп баралар.

Кадрия Гамирова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев