Чирмешән районында 56 аучы киек кошлар аулауга юллама алган
2 сентябрьдән республикада киек кошларга ау сезоны башланды. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре көзге ау сезоны чорында хокук бозуларны кисәтү максатында рейдлар уздыралар.
Рейдлар барышында аучылык кагыйдәләренең үтәлеше, корал йөртүгә рөхсәт булуы, аның дөрес йөртелүе тикшерелә.
-Бу ау сезонына 56 аучыга киек кошлар аулауга юллама бирелде. Элекке елларда мондый документны 100ләп якташыбыз ала иде, - диде Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсүмов. – Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән кошларны аулау тыела.
Андыйлар безнең территориядә сирәк очрый. Әйтик, соры казлар җылы якларга очканда безнең сулыкларда тукталырга мөмкиннәр. Аккошларның да аерым төрләрен ауларга ярамый. Соңгы 5-6 елда безнең райондагы сулыкларда да, оя корып, бу кошларның бәпкәләр чыгару очраклары бар.
Фәрит Мәгъсүмов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев