Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 34 сабый туган

Яңалыклар

Җиде айда – 34 бала

Июль аенда районда җиде йортка яңа туган сабый алып кайтканнар. Район ЗАГС бүлеге ел башыннан 34 сабыйга туу турында таныклы тутырган. Үткән елның бу чорында 30 бала туган, шуларның сигезесе – июльдә.

Июль – туйлар чоры

Яшьләр матур җәй айларында туй итәргә тырыша. Июльдә район ЗАГС бүлеге җиде парның никахын теркәгән, ел башыннан 20 яңа гаилә барлыкка килгән. 2022 елның бу чорында 29 пар кавышкан.

11 гаилә таркалган

Быел районда 11 гаилә таркалган, шуларның өчесе июльдә генә. Былтыр аерылышучылар аеруча күп теркәлгән, бу чорда – 23.

Гомерләр чикле шул

Бу елның июлендә һәр көнне диярлек бер кеше (27) бакыйлыкка күчкән. Ел башыннан 143 якташыбыз вафат булган. Кызганыч, үткән елнең бу чорында  моннан да күбрәк – 168 кешенең үлеме теркәлгән.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев