Чирмешән районында 1102 техника теркәлгән
ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең Чирмешән районы буенча бүлегендә 1102 техника теркәлгән, шуларның 895се - тракторлар һәм үзйөрешле машиналар һәм 207 прицеп.
Үзйөрешле машиналарның һәм прицепларның 789сы шәхси хуҗалыкларныкы. Бу елның җиде аенда 64 техника теркәлгән, 28 транспорт исәптән төшерелгән.
Районда 80 бөртек комбайны исәпләнә
Шулай ук урып-җыю барышында биш азык җыю комбайны һәм шулкадәр үзйөрешле чапкыч катнаша. Болар - авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм крестьян-фермен хуҗалыклары техникалары.
Механизаторлар күбәя
Районда быел 95 кеше тракторчы-машинист таныклыгы алган.
Ел дәвамында райондагы Дәүләт техник күзәтчелеге (Гостехнадзор) тарафыннан барлыгы шундый 188 таныклык тапшырылган, шуларның 93се иске документын яңага алмаштырган. Районда барлыгы 2797 кешенең тракторчы-машинист таныклыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев