Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы укучылары 52 тонна макулатура, 12 тонна пластик җыйганнар

Мәктәп укучылары ел әйләнәсе макулатура һәм пластик җыеп ярыша, шул ук вакытта тирә-юньне, табигатьне чистарталар, ә ел ахырында иң активларны бүләклиләр.

Райондагы 26 мәктәптә белем алучы 2006 укучы быел 52 тоннадан күбрәк макулатура җыйган. Бу район буенча бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 26 килограмм чамасы. Аның 50 тоннага якынын сатып 55 мең сум керем дә алганнар.

-Авылларыбыз күпме чистарган дигән сүз бит бу. Югары Кәминкә, Түбән Кәминкә, Туймәт мәктәпләре бу эштә бик активлар. Әйтик, Югары Кәминкә мәктәбенең 17 укучысы 800 килограммнан күбрәк икенчел чимал җыйган, уртача алганда бер балага 47,5 килограмм туры килә, - диде район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова.

Әккәрәй (77 укучы) һәм Шешминка (35) мәктәпләре укучылары быел бераз сүлпәнлек күрсәтәләр, алар җыйган макулатура килограммнарда гына исәпләнә, ягъни бер балага уртача 10 килограммнан да кимрәк.

Укучылар 12 тоннага якын пластик та җыйганнар. Бер 1,5 литрлы шешә – 42  грамм. Ә монда күпме шешә җыелган дигән сүз!

Түбән Кәминкә мәктәбе укучылары пластик җыю буенча да алдынгылар рәтендә, алар бу чималны 704 килограмм туплаганнар, ягъни бер укучыга бүлеп исәпләгәндә 22,5 килограмм. Ә менә Иске Котыш, Кара Чишмә һәм Югары Кармалка мәктәпләренә аларга тигезләшер өчен әле күп тырышырга кирәк.

Ел тәмамланырга ике айлап кына вакыт калып бара, я, быел кем җиңәр, төп бүләк кемгә эләгер?

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев