Район мәктәпләренең 11 нче сыйныфында укучыларның егерме бишесе инде электрчы һөнәренә ия. “Энергосыйныф”ның райондагы әлеге өченче чыгарылышы укучылары шушы хакта таныклыклар алды.
“Энергосыйныф”ны тәмамлаган 25 укучыга (араларында өч кыз да бар) “Яктырту һәм яктылык челтәрләре буенча 2 разрядлы электромонтажчы” белгечлеге таныклыкларын Чирмешән лицеенда тапшырдылар.
Һөнәр үзләштергән укучыларның күпчелеге (унбер) әлеге белем йортыннан. Күтәмә мәктәбендә – биш, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән – дүрт, Лашманнан – өч һәм Ульяновка белән Ивашкинодан берәр укучы электрчы һөнәренә ия.
Мәктәп укучылары өчен “Яшь профессионаллар” өстәмә программасы буенча укуларын тәмамлаган егетләрне, кызларны Казан дәүләт энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов һәм район башлыгы Рамил Айбатов котладылар һәм таныклыклар тапшырдылар.
-Сез бүген үк квалификацияле белгечләр, электр белән эшли, яктылык энергиясен тәэмин итә беләсез. Бу чын ир-ат һөнәре, безнең районда да, республикада аңа ихтыяҗ бар, - диде Рамил Тәлгать улы.
2024 елда – унбиш, 2025 елда унсигез якташыбыз урта белем алу белән параллель рәвештә электрчы һөнәрен үзләштерде. Быел да бу юнәлештә эш дәвам итә.
-Хәзер инде безнең һөнәребез бар, бүген үк эшкә урнаша алабыз. Бу документ безгә энергетика университетына керергә өстәмә баллар да бирә. Шундый мөмкинлек биргән җитәкчеләргә рәхмәт, - диде кулына таныклык алган Чирмешән лицее укучысы Кирилл Севастьянов.
Нет комментариев