Чирмешән районы мәдәният йортларына 314 мең сумга газ казаннары урнаштырганнар
Безнең районда

Чирмешән районы мәдәният йортларына 314 мең сумга газ казаннары урнаштырганнар

Авыл мәдәният йортлары ягу сезонына алдан әзерлек чараларын күргәннәр.

Җирле бюджеттан бүленгән 314 мең сум акчага Сосновка, Девичья Поляна, Иске Сережкино һәм Казанка авыллары клубларына ике контурлы газ казаннары урнаштырганнар. Сосновка авылы мәдәният учагына суүткәргеч тә сузганнар.

Кадрия Гамирова фотосы.


Нет комментариев