Чирмешән коммуналчыларына яңа техникалар кайтты
“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предприятиесенең машина-трактор паркы быел тагын ике техникага баеган.
Оешмага лизинг арендасына төягеч (погрузчик) һәм МТЗ – 82 тракторы биргәннәр. Хәзер биредә 12 берәмлек техника исәпләнә.
Быел да район үзәге урамнарын һәм тротуарларын коммуналь челтәрләр техникалары чистартачак, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты алар белән килешү төзегән. Урамнарыга яңа техникалар белән бергә: бер катнаш юл машинасы, өч төягеч, дүрт МТЗ тракторы, ике грейдер һәм КамАЗ чыгачак. Тротуарларны кардан чистарту өчен махсус трактор бар.
-Техникаларыбыз барысы да төзек, шоферлар, механизаторлар белән комплектланган, - диде предприятие директоры урынбасары Михаил Арютин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев