Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләргә бәйрәмнәрдә учак ягулардан тыелырга туры киләчәк

25 апрельдән 15 майга кадәр республика территориясендә, шул исәптән, безнең районда да янгыннарга каршы махсус режим кертелде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Әлеге чорда коры үлән ягу, чүп яндыру, ачык утта (учакларда, мангалларда) азык пешерү, 1-3 класслы куркыныч пиротехник эшләнмәләр куллану катгый тыела.

Махсус режим кертелгән чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык та катгыйлана. Әйтик, билгеләнгән бу вакытта урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга - 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга - 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

фото: Марат Гомәров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев