Чирмешәндә суүткәргечләрне яңарталар
Безнең районда

Чирмешәндә суүткәргечләрне яңарталар

Җәй төзелеш һәм ремонт өчен уңайлы чор, чирмешәнлеләр дә бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша. Быел “Чиста су” программасы буенча Чирмешәннең Яурочный, Октябрьская урамнарында һәм Кирпеч заводы поселогында 2 километр 100 метр озынлыгында су линияләре яңартыла.

-Яурочный тыкрыгы һәм Октябрьская урамнарында эш төгәлләнеп килә. Бүген осталар Кирпеч заводы поселогында эшлиләр, - ди “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” начальнигы урынбасары Михаил Арютин. - Биредә Чирмешәннән поселокка су китерүче, авария хәлендәге 170 метр суүткәргеч яңага алмаштырыла. Беренче Май һәм Шешминская урамнары линияләре дә, өлешчә, яңа суүткәргечкә тоташтырыла.


Нет комментариев