Чирмешәндә Җиңү көненә багышланган традицион җиңел атлетика йөгереше узды
Безнең районда

Чирмешәндә Җиңү көненә багышланган традицион җиңел атлетика йөгереше узды

Узышның инициаторы – кадетлар интернат-мәктәбе. Чара, 2003 елдан башлап, ел саен оештырыла. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Быелгы спорт чарасында кадетлар гына түгел, район мәктәпләреннән дә - барлыгы 154 укучы катнашты. Чирмешән урамнары буйлап 1,5 километр озынлыктагы дистанциягә әүвәл кече төркем (2007 елда туучылар) кузгалды, аннары зурраклар (2006 елда туучылар һәм аннан олырак мәктәп укучылары) 3 километр араны йөгерделәр. Хәрәкәт куркынычсызлыгы өчен, спортчыларны юл-патруль хезмәте автомашинасы озата барды.

1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучысы Татьяна Зорина кызлар арасында кече төркем ярышларында икенче урын яулаган.

- Авыр булса да, мин тырыштым, нәтиҗәмнән канәгать, - ди Татьяна.

Зур яшьтәге малайлар төркемендә йөгергән Руслан Фәсхетдинов дистанцияне узуга физик тәрбия дәресләре һәм күнегүләр булышуын әйтте, шуңа күрә аңа йөгерү бер дәкыен булмаган.

фото: автор


Нет комментариев