Чирмешәндә чаңгы базасы төзиләр
Безнең районда

Чирмешәндә чаңгы базасы төзиләр

Чирмешән стадионында чаңгы базасы төзи башлаганнар. Әлеге 7 миллион сумлык модульле база мебель һәм җиһазлар белән кайтырга тиеш.

120 квадрат метр мәйданны биләячәк бу базада ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым киенү-чишенү, душ бүлмәләре, чаңгы һәм кирәк-яракны саклау урыны булырга тиеш.

Бүген биредә базаның каркасын җыялар. Сүз уңаеннан, республикада мондый базалар саны уннан артып киткән.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары


Нет комментариев