Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә 1-30 августта авыл хуҗалыгында сан алу уза

Ил күләмендәге кебек, 1 августтан безнең районда да авыл хуҗалыгында кече сан алу башланды. Ул ай буе дәвам итеп, 30 августта төгәлләнәчәк.

Өстенә яшел төстәге махсус жилет, бейсболка кигән сан алучы Рәмилә Рәхмәтуллина Чирмешәндә, Кирпеч заводында, Кече Чегодай авылында барлыгы  600гә якын хуҗалыктан мәгълүмат тупларга тиеш. Җомга көнгә ул 89  йортта булган инде. Бүген якташыбыз район үзәгенең Яурка урамында яшәүче Имран һәм Сусанна Мөслимовларга да керде. 30 еллап элек Әзербайҗаннан килеп, Чирмешәндә төпләнгән гаилә хуҗалыгы ниләр генә асрамый икән.

-Әйе, бик уңган гаилә. 37 баш мөгезле эре терлекләре бар,  14се савым сыеры, 45 баш үрдәк, шулкадәр үк тавык, 25 индоутка. 10 сутый бакча. Ниләр үстерүләрен дә сорадым. Хуҗалар ничек әйтте, мәгълүматларны планшетка нәкъ шулай керттем.

-Көненә уртача 80-100 литр сөт тапшырабыз. Малларыбыз көтүдә йөри, -диде миңа гаилә башлыгы Имран. 

-Яшереп тормыйм, малның, кош-кортның нужасы, эше искиткеч күп, туйган чакларыбыз да була, әмма тере акча кергәч ярап куя үзе, аны безгә кем китереп бирә, - дип сүзгә кушылды Сусанна Мөсәтдин кызы.

Сан алучы Рәмилә Рәхмәтуллина шушы рәвешле хуҗалыкларда йөреп үзе өчен кызыклы нәтиҗәләр дә ясаган. Әлбәттә, бар да Мөслимовлар кебек ”фермер” түгел инде.

-Район үзәгендә яшәүче халык нигездә кош-корт: тавык, үрдәк, каз асрый. Куян тотучылар миңа туры килмәде әле. Якташларыбыз бакчаларында алма, чия, груша үстерәләр. Бездә сирәк  булган персик үстерүче бер бакчачыга да тап булдым. Быел Чирмешәндә помидор бик уңган. Суган, сарымсак начар. Бәрәңге уңышы исә, төрле кешедә төрлечә. Халык сан алучыларны яхшы, ачык йөз белән каршы ала, - ди ул.

Авыл хуҗалыгында сан алу 2006 һәм 2016 елларда – ун елга бер тапкыр уздырылды. Аның киләсесе 2026 елда үтәргә тиеш.

-Ун ел эчендә авыл хуҗалыгы структурасы нык үзгәрә. Чынбарлыкка туры килә торган төгәл мәгълүматлар булдыру өчен ике сан алу арасында хәзерге кебек кече, ягъни микроисәп алу үткәрелә, - ди статистика хезмәтенең райондагы бүлеге җитәкчесе Гөлназ Гайсина. - Исәп алучылар бары шәхси хуҗалыкларга гына керә. Калган оешма вәкилләре, фермерлар статистика бүлегенә килеп, исәпкә алу битләрен үзләре тутыра.

Районда микросан алуның төп объектлары: 11 авыл хуҗалыгы оешмасы,  авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче 41 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәрләр, авыллардагы 8080 шәхси хуҗалык. Бер сан алучы уртача 475 хуҗалыкны йөреп чыгарга тиеш. Алар шәхси хуҗалыкларда булып, җир участогы, мал-туар, кош-корт, күпьеллык үсемлек мәйданнары, җимеш агачлары, хуҗалык эшчәнлеге шартлары турындагы мәгълүматларны теркиләр. Безнең районда сан алу 17 участокта, барлыгы 48 авылда уза.

-Әлеге сан алуны уздыру авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерүнең ныклы стратегиясен тормышка ашыруны күзәтү өчен кирәкле рәсми статистик мәгълүмат алуны тәэмин итәчәк. Шуңа күрә сан алуда райондашларны актив булырга һәм төгәл мәгълүмат бирергә чакырам, – ди Гөлназ Гайсина.

Гомумән, быел Русия тарихында бер елда өч исәп алу үтә: кече бизнес икътисадын исәпкә алдылар инде, бүген авыл хуҗалыгында микроисәп алу бара, көзгә исә халык санын алачаклар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев