Чирмешән районында Ульяновка авылы мәдәният йортын яңарталар
Ульяновка авылы мәдәният йортында ремонт бара. Төзүчеләр мәдәният учагын сайдинг белән тышларга җыеналар. Алар бинаны тыштан җылыткыч белән әйләндереп алганнар инде.
-Мәдәният йортына керә торган ишекләр (входная группа) дә алмаштырыла, аларга заказ бирелгән, - диде Ульяновка авыл җирлеге җитәкчесе Самат Шәмсетдинов - Бина сайдинг белән тышлангач отмосткалар да ясалачак. Төзелеш эшләренә 2 миллион 800 мең сум акча бүленгән.
2014 елда әлеге мәдәният йортына эчке якта ремонт ясалган булган, инде, алда язылганча, бинаның тышын матурлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев