Чирмешән районында үткән биш айда 16 пар кавышкан
Безнең районда

Чирмешән районында үткән биш айда 16 пар кавышкан

Бәйрәмнәргә бай май аенда районда бер йортка да килен төшмәгән.

Ә ел башыннан 16 яшь гаилә барлыкка килгән. Район ЗАГС бүлеге 2021 елның беренче биш аенда 13 гаиләнең никахын теркәгән булган.

Җәйнең беренче аенда 5 пар гаилә корырга ниятли, шуларның берсе июньнең беренче атнасында язылышкан. Аннары да туйлар ешаячак, район ЗАГС бүлегенә әлегә июльгә - 6, августка 5 пардан гариза кергән.


Нет комментариев