Район, елдагыча, быел да аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучыларына ярдәм итү җаен таба.
“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында, иганәчеләр ярдәме белән, 203 бала ярдәм алачак, аларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар тапшырылачак. Аларның 32се беренчегә баручылар булса, калганнары 2-11 сыйныф укучылары. Иганәчеләр ярдәме тоячак балаларның 10сы тәрбиягә алынган гаиләләрдә үсүчеләр.
фото: автор
Нет комментариев