Район ЗАГС бүлеге быел биш парның никахын рәсмиләштергән, әлеге парларның дүртесе кышның соңгы аенда туй иткәннәр. Үткән елның февралендә дә шулкадәр йортка килен төшкән. Ә елның беренче ике аенда 9 яшь гаилә барлыкка килгән.
Март аенда никахларын теркәргә теләгән ике пардан гариза кергән, июньгә – бер.
Ә аерылышучылар саны кавышучылардан да артып киткән, быел 8 гаилә таркалган, шуларның өчесе – февральдә. Былтыр, бу чорда, 10 пар аерылышкан.
фото: автор
Нет комментариев