Быел районда “Аренда торагы” программасы буенча төзелүче 17 йорт файдалануга тапшырылачак. Район үзәгендәге 16 квартиралы аренда йортын да җәйгә төзеп бетерергә планлыйлар.
17 аерым йортның алтысы – Күтәмәдә, бишесе – Урманасты Үтәмештә, дүртесе – Керкәледә һәм берсе Кармышта төзелә. Әлеге торакларның барысында да төзүчеләр эшли. Бу йортларның нигезләре 2018 елда корылган.
- Күтәмәдә быел алты гаилә яңа йорт ачкычларын алачак. Дүрт йорт – Аброськинская урамында, Северная һәм Бакалийная урамнарында берәр йорт өлгереп килә, - ди авыл җирлеге башлыгы Антонина Аброськина. - Йортларга электр һәм су үткәргечләр сузылган. Бер бригада газ үткәргечләр ясау белән мәшгуль. Шул ук вакытта, бер йортта штукатурлау эшләре барса, икенчесендә җылылык торбалары урнаштырыла.
Фото: автор.
Нет комментариев