Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы яшүсмерләренә һөнәрчелеккә өйрәнү мөмкинлеге арта

Сентябрьдә “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы ишекләрен ачарга планлый. Биредә районның мәктәп укучыларын төрле кул эшләренә, һөнәрчелеккә өйрәтергә уйлыйлар.

Клуб элеккеге МСО бинасында булачак. Бинага капиталь ремонт ясала. Төзүчеләр демонтаж эшләренә керештеләр, инде төзелеш материаллары да кайта башлаган.

-Районда яшүсмерләр клубы ачу тәкъдимен район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да хуплады. Үткән ел моның өчен уңайлы бина табып, проект ясау, финанс чыганакларын эзләү эшенә керештек, - ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Җәүдәт Мотыйгуллин. – Спорт объектларын капиталь ремонтлау программасына кереп, гыйнвар башында бинага төзүчеләр килде. Капиталь ремонт чыгымнарын тулысынча республика финанслый.

475 квадрат метрлы бина эчтән дә, тыштан да яңарачак. Аның түбәсен яңа профнастил белән ябып, диварны тышларга ниятлиләр. Булачак яшүсмерләр клубына җылытыла торган идәннәр ясыйлар, түшәм, стеналар шомара һәм матурлана, су, канализация, электр һәм җылы үткәргеч челтәрләре яңартыла.

Яшүсмерләр клубында, ремонттан соң, агач эшләре, тиредән төрле әйберләр ясау, чүлмәкчелек, керамика белән эшләү, робототехника түгәрәкләре, раритет техникаларны реставрацияләү мастерское, декоратив эшләнмәләр ясау, чигү һәм кием тегү дизайн-студиясе, Veb-дизайн студияләре дә булачак. Биредә буфет ачу да планлаштырыла. Шулай ук җиһазлар һәм эш кораллары сатып алуга да акча каралган.

Җәүдәт Мотыйгуллин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев