Чирмешән районы  яшьләре торак шартларын яхшырта ала
Безнең районда

Чирмешән районы яшьләре торак шартларын яхшырта ала

Районыбызда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы гамәлдә. Яшьләргә - кире кайтарылмый торган субсидия бирү каралган.

Район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлегеннән хәбәр итүләренчә, кире кайтарылмый торган субсидия түбәндәге күләмдә һәм максатларга бирелә:

-баласыз гаиләләргә - торак бәясенең 30 процентын каплауга;

-балалы гаиләләргә - торак бәясенең 35 процентын каплауга;

-яңа  яки икенчел  торак алырга, йорт төзергә яки ипотека түләргә (торакка мохтаҗлык буенча исәпкә куелганнан соң алынган очракта)

Әлбәттә, әлеге программада катнашуның шартлары бар.

-Беренчедән, гаилә  яшәү урыны буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш; икенчедән, гаиләнең түләү сәләтенә ия булуы (ипотека хакында банктан белешмә,  шәхси средстволар) һәм  яшь парларның яки тулы булмаган гаиләдәге әти яки әнинең  яшьләре 35тән артмавы зарур, - ди районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге начальнигы Илназ Мөхетдинов.

Программа буенча исәпкә басу яки консультация алу өчен  район башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә яисә 2-23-69 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. 

фото: архив


Нет комментариев