Гыйнварның 15 ендә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бу елда беренче тапкыр гражданнарны кабул итте. Халык уку өчен максатчан юллама алу, торак шартларын яхшырту, пай җирләре өчен аренда түләү мәсьәләләре буенча килгән.
Үткән ел Фердинат Мидхәт улы 31 кабул итү уздырган, аңа 135 кеше гозерен җиткергән.
Район башлыгы быел да гражданнарны һәр атнаның сишәмбесендә кабул итә. Аңа керү өчен, 2-58-59 яки 2-59-00 номерларына шалтыратып язылып куярга мөмкин.
Фото: архив
Нет комментариев