Һәр сишәмбе район башлыгы Фердинат Дәүләтшин райондашларның гозерен тыңлый һәм аны чишүдә булышлык итә. Гражданнар кабул ителүгә алдан язылырга кирәк, моның өчен 2-59-00 номерына шалтырату да җитә.
Август аеның беренче атнасында – ике, ә июльдә 17 якташыбыз район җитәкчесендә кабул итүдә булган, ел башыннан барлыгы 69 кеше үз гозерен җиткергән.
Кабул итүгә килүчеләрнең сораулары төрле: янгында зыян күрүчеләр матди ярдәм сорый, авыллардагы су проблемасын чишү, газлаштыру буенча ярдәмгә өметләнүче һәм белем алуга максатчан юллама сораучылар да бар.
фото: архив
Нет комментариев