Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән газчыларының эш шартлары яхшыра

Район газ хезмәте конторасында төзүчеләр эшли. Биредә капиталь ремонт бара.

-Газ хезмәте 1995 елда бу бинага күчкәннән бирле аңа төзүчеләр кулы тигәне юк иде, - ди газ хезмәте начальнигы Илгизәр Минханов. - Инде Газпром ярдәме белән биредә капиталь ремонт үткәрелә. Казаннан килгән осталар бик өлгер эшлиләр, ике атнада күләмле эш башкардылар, бинабыз танымаслык булып үзгәрә.

Төзүчеләр ишек һәм тәрәзәләрне алмаштырган, идән һәм түшәмнәр дә яңарган, стеналар шомарган. Бинада яңа электр үткәргечләре сузылган, су һәм канализация челтәрләре яңартылган, моңа кадәр булмаган, санузел да ясый  осталар. Сайдинг белән тышлагач, гаражлары да яңа төс алган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев