Бүген Чирмешән урамнары юлларын кардан чистартырга дистәгә якын техника чыкты
Беренче кар көттереп кенә яуса да, табигать үз холкын бик тиз күрсәтеп өлгерде. Бүген ул юлларны быел кардан чистартуга әзерлегебезне тәүге тапкыр җитди сынады бугай.
Чирмешән авыл җирлегендәге урам юлларын чистартуга берничә оешма техникасы чыга, моңа хәтта шәхси эшмәкәрләрне дә җәлеп итәләр.
-Гомумән, район үзәге урамнары юлларын һәм тротуарларны кар-боздан чистару “Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предриятисенә йөкләнгән, - диде Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Хәлиуллин. – Казанка, Кече Чегодай, Түбән Чегодай авыллары урамнарын тәртиптә тоту өчен шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзедек. Зур техникалары булган оешма җитәкчеләре белән дә сөйләшеп, аларны да бу эшкә җәлеп итәргә ниятлибез.
Чирмешән авыл җирлегендә 83 урам, шуларның 72се район үзәгендә. Чирмешәннең Дзержинский, Октябрь, Гагарин, Титов, Техническая урамнарының аерым өлешләрен “Татавтодор” автомобиль юллары идарәсенең райондагы юллар төзү һәм ремонтлау участогы техникалары чистарта.
“Чирмешән районы коммуналь челтәрләре” предриятисеннән кар чистартуга алты техника чыга. Авыл җирлеге тракторы да шул хезмәттә.
-Кар, буран булганда механизаторлар белән кичтән үк сөйләшеп куям, - диде Руслан Солтан улы. – Бүген алар иртәнге сәгать 4тән эшкә чыктылар. Билгеле, кар күп яуган көннәрдә алар тиз генә берьюлы барлык урамнарга да барып җитә алмыйлар. Иң элек төп юлларны, автомобильләр күбрәк йөри торган урамнарны кардан чистарталар. Шуның өчен халкыбыз аларны аңласын, түзем булсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев