Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Бәркәтәнең уңган хатын-кызлары

Кешеләрне нәрсә берләштерә, ни өчен алар бер-берсенә тартыла? Кемдер ялгызлыктан дияр, кемгәдер шөгыль - ике кулына бер эш кирәктер дигән фикергә килер.

-Минемчә, бу дүрт уңган-булган хатын-кызны "Ак калфак" оешмасы бәйләгәндер. Әйе, Фәридә Искәндәрова, Венера Лотфуллина, Әлфия Зәйдуллина, Рәйсә Гыйнвановалар Бәркәтә авылындагы "Ак калфак" җирле оешмасының бик күптәнге активистлары. Нинди генә эшкә тотынсалар да, ялт иттереп башкарып куялар, - дип язган редакциягә килгән хатында Бәркәтә авылы китапханәчесе Әлфия Сөләйманова. 

"Кулларыннан гөлләр тама" диләр андыйлар турында. Фәридә апа төрле ризыклар пешерергә ярата. Башта "үз рецепты" белән пешереп карый, аннан “аккалфаклыларны” сыйлый, алар белән тәҗрибә уртаклаша. Бик матур, моңлы итеп жырлый да әле ул. Бер генә концерт-смотр да аннан башка узмый.

Венера, Рәйсә апа дару үләннәре өлкәсендә - "осталар": нинди үлән нәрсәдән файдалы, кайчан, нәрсәсен җыярга ярый, хәзер әйтеп бирәләр. Әлфия апа озак еллар газета – журналлар, почта татрату өлкәсендә эшләгәнлектән иптәшләрен бөтен яңалыклар белән таныштырып бара. Өйләреннән вакытлы матбугат һаман да өзелми.

Алар дүртесе дә бәйли, чигә, милли ашлар әзерли, шул ук вакытта китаплар укырга да вакыт табалар, биш вакыт намазларын да калдырмыйлар. Гомумән, аларны хатын-кыз, өй, гаилә мәшәкатьләре, балалар, оныклар шатлыгы берләштерә торгандыр.

фото Әлфия Сөләйманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев