Андреевка авылында фельдшер-акушерлык пункты бинасы яңартылды
Ноябрьнең соңгы көннәрендә Андреевка авылы халкын яңартылган фельдшер-акушерлык пунктында кабул итә башладылар.
30 ел элек төзелгән бина “Сәламәтлек саклау” милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча ремонтланды. Бу эшкә 1 миллион 900 мең сум акча бирелгән.
–Төзүчеләр ремонт эшләренә февральдә керештеләр. Төзекләндерү вакытында андреевкалыларны Шешминка врачлык амбулаториясендә кабул иттеләр, – диде район үзәк больницасының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табибы урынбасары Рафис Гафуров. –ФАП мөдире Валентина Баронова авыруларның өйләренә барып та хезмәт күрсәтте. Хәзер инде халык барлык уңайлыклары булган бинада медицина ярдәме ала.
Осталар иң беренче эш итеп бинаның түбәсен япканнар, инженерлык челтәрләрен алмаштырганнар. Стеналар, түшәм һәм идәннәр яңа төс алган, шулай ук яңа ишекләр һәм тәрәзәләр урнаштырганнар. Җылы үткәргечләр, су һәм каналаизация челтәрләре яңа монда хәзер.
–Быел Югары Кармалка авылында төзелгән шундый бина да озакламый үз ишекләрен ачачак. Аның тирә-ягын төзекләндерүдә район җитәкчелеге дә булышты. Әлегә документ эшләре тәмамланмаган. 2025 елда Кара Чишмә авылында да модульле фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла, –диде Рафис Рәшит улы.
–ФАПларда эшләргә фельдшерлар җитешми. Дүрт авылда шундый проблема бар, ягъни бер фельдшер ике авыл халкына хезмәт күрсәтә.
Районда 34 фельдшер-акушерлык пункты эшли, шуларның 14се – соңгы елларда гына төзелгән модульле ФАПлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев