Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Алар Чирмешән районы үсешенә үз өлешләрен керткән

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан район үзәк китапханәсендә Чирмешән (Беренче Май) районы партия райкомының беренче секретарьлары турында “Алар район белән җитәкчелек итте” дигән темага искә алу кичәсе үткәрелде.

Китапханәчеләр кунакларга 90 ел дәвамында район җитәкчесе булып эшләгән кешеләрнең һәркайсы турында презентация күрсәттеләр. Беренче җитәкчеләр хакында  мәгълүматлар азрак булса, ә менә 50-60 еллардан соң районны күтәрүдә тырыш хезмәт куйган башлыклар турында хатирәләр күп яңгырады. Чарага чакырылган хезмәт ветераннары, КПССның Чирмешән райкомы һәм башкарма комитетның элеккеге хезмәткәрләре үзләре эшләгән чорда район белән җитәкчелек иткән шәхесләр турында истәлекләрне яңарттылар. Аеруча, авыл хуҗалыгы, колхозларда хезмәт хаклары  түли башлаган елларга, район үзәгендәге яңа төзелешләргә кагылышлы хатирәләргә  урын күп булды.

Беренче Май районы оешканнан башлап, район белән 20 җитәкче идарә иткән. Берәүләр районны 1-2 ел гына җитәкләсә, араларында 20 елдан артык хезмәт куючылар да бар. Алар һәрберсе район тарихында якты эз калдырган.

фото: Айнур Загитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кичлэр ,мин Чирмешэн районы яналыклары белэн даими кызыксынып торам,вафатына куп еллар утсэдэ Сезнен район белэн 60 нчы елларда житэкчелек иткэн туганыбыз Фэйрушин Захитхан Эхмэт улы исеме оештырылган чарагызда искэ алынгандыр дип ышанып калам. Чирмешэндэ Захитхан абый белэн 2003 елны аны Мэскэугэ китэргэ озата барганда булырга туры килде , Сезнен жирлек кешелэре абыйны хэтерлэулэрен, юлда 1-2 авылга туктап кешелэр белэн сойлэшудэн анладым .Сезнен уткэннэрне янартып,искэ алып ,тарихыгызны килэчэктэдэ саклап калуда зур унышлар телэп калам .Мослим районы .Вэрэшбаш авылы.Ханов Рузэл