Нефтьчеләр быел да безнең районда 500 төп агач утыртты. Биш-алты яшьлек, якынча ике метрлы чыршылар район үзәгендә үсәчәк.
Агачлар утыртучы махсус бригада бездә инде берничә ел рәттән эшли. Алар үз техникалары ярдәмендә үсентеләрне "Чирмешәнурман" питомнигыннан төбе-тамыры, кәсләре белән казып алып кайтып, агачларны үз транспортлары ук казыган чокырларга утырта. Нефтьчеләр, шартына...
Нефтьчеләр быел да безнең районда 500 төп агач утыртты. Биш-алты яшьлек, якынча ике метрлы чыршылар район үзәгендә үсәчәк.
Агачлар утыртучы махсус бригада бездә инде берничә ел рәттән эшли. Алар үз техникалары ярдәмендә үсентеләрне "Чирмешәнурман" питомнигыннан төбе-тамыры, кәсләре белән казып алып кайтып, агачларны үз транспортлары ук казыган чокырларга утырта. Нефтьчеләр, шартына туры китереп, чыршыларга суына хәтле сибеп калдыра.
Быел без Чирмешәндә ун көн эчендә 500 төп агач утыртачакбыз. Сезнең районда, шунысы яхшы - өмәләрдә безгә халык та нык булыша, - ди Әлмәттән килгән бригада җитәкчесе Рамил Илалетдинов.
Әйе, район үзәгендә трактор керә алмаган авыш урында, күл буенда мәктәп укучылары, оешмалардан вәкилләр дә чыршылар утыртышты. Муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов әйтүенчә, үсентеләр бу көннәрдә район мәгариф бүлеге (1нче Чирмешән мәктәбе янәшәсендә), лицей, район мәдәният йорты янында, Геройлар Аллеясында утыртылачак.
Автор фотолары
Нет комментариев