Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

70 елга якын – кыйпылчык белән

1943 елда, немец - фашист илбасарларына каршы сугышта Прасковья Ивановна Иванова кыйпылчыклы яра ала. Озакламый якташыбызга 90 яшь тула һәм ул шул гомердән бирле тәнендә кыйпылчыклар йөртә. Дөрес, күптән түгел аның битеннән ике тимер кыйпылчык чыккан, ләкин чигәдәге иң зурысы кузгалмый. Прасковья Ивановна тормыш иптәше, шулай ук Бөек Ватан сугышы...

1943 елда, немец - фашист илбасарларына каршы сугышта Прасковья Ивановна Иванова кыйпылчыклы яра ала. Озакламый якташыбызга 90 яшь тула һәм ул шул гомердән бирле тәнендә кыйпылчыклар йөртә.


Дөрес, күптән түгел аның битеннән ике тимер кыйпылчык чыккан, ләкин чигәдәге иң зурысы кузгалмый.

Прасковья Ивановна тормыш иптәше, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Гурий Иванович белән Ульяновка авыл җирлеге Саминовка поселогында яшиләр. Хуҗалыкта аларга балалары һәм оныклары булыша. Билгеле инде, ветераннар сәламәтлекләре белән мактана алмыйлар, ләкин тормыштан зарланмыйлар, аларга ачысын - төчесен күп күрергә туры килгән.

Сугыш елларында Прасковья Ивановна Украина фронтында, артиллерия дивизионында хезмәт иткән, "Батырлык өчен" медаленә һәм башка хәрби бүләкләргә лаек булган. Тәнендәге кыйпылчыклары да, менә җитмеш елга якын инде, көн саен үзләре турында искәртеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Саминовка авылы Бөек Ватан сугышы ветераны