3 май төнендә Яңа Элмәле авылындагы бер йортта янгын чыккан
Ут казасы турында хәбәр 135 нче янгын частенда төнге сәгать бер тирәсендә кабул ителгән.
– Янгын сүндерүчеләр килгәндә, ялкын өйне биләп алган иде. Кызганыч, хәзер торак йорт яшәүгә яраксыз. Бәхеткә, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Әлеге өйдә өч кешелек гаилә яшәгән. Ут чыгуның сәбәбе ачыклана, – дип аңлатты райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин. – Форсаттан файдаланып, шуны да билгеләп үтәсе килә, соңгы ике атнада бу инде - янгын чыгуның өченче очрагы. Беренчесендә - ут район үзәгендәге торак йортка зур зыян салды, аны ремонтлау өчен байтак акча кирәк булачак, күптән түгел шулай ук Чирмешәндә мунча янып китеп, шулай ук өйгә зыян китерде. Соңгысында, гомумән, бер гаилә урамда калды дисәк тә була, чөнки өйләрен торгызып булмый. Якташларыбызны, ут белән эш иткәндә, сак булырга өндибез. Шулай ук көнкүреш техникасын кулланганда сак һәм игътибарлы булу зарур. Эшләп торучы җайланмаларны караучысыз калдырмагыз, аеруча төнлә. Берничә приборны бер розеткага тоташтырмагыз. Көнкүреш техникасын сатып алган вакытта куркынычсызлык чаралары белән танышу мөһим. Ватык көнкүреш техникасы һәм зарарланган изоляцияле электр чыбыгы куллану, электрүткәргечләрне төенләү, бәйләп кую, бау ярдәмендә электр лампасын тарттыру, лампочкаларны кәгазь яки чүпрәк белән каплау, вакытлыча сузылган электрүткәргеченнән файдалану тыела
Үзегезнең һәм якыннарыгызның иминлеген саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев