Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күтәмә кызы - Әмир килене

Минем күршедә бик уңган кеше яши. Агиян әбинең оныгы Ленарның хатыны Наташа - Күтәмә кызы. Аларның гаилә корып әбиләре янында яшәүләренә 10 ел вакыт узып та киткән. Бүген инде ике малайлары үсеп килә. Хәзер, сер түгел, яшьләр картларны бик яратмый. Олылар белән бер түбә астында да яшәргә теләмиләр. Ә менә...

Минем күршедә бик уңган кеше яши. Агиян әбинең оныгы Ленарның хатыны Наташа - Күтәмә кызы.

Аларның гаилә корып әбиләре янында яшәүләренә 10 ел вакыт узып та киткән. Бүген инде ике малайлары үсеп килә. Хәзер, сер түгел, яшьләр картларны бик яратмый. Олылар белән бер түбә астында да яшәргә теләмиләр. Ә менә Наташа дүрт ел элек инсульт кичергән, бүген урын өстендә ятучы Агиян әбине кадерләп карый. Аның урын-җирен, киемнәрен көн саен алмаштыра, тәмле ашлар пешереп сыйлый. Ул безне, күршеләрне дә, һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Өйләрендә, йортта да тәртип. Уңган килен бакчаларында төрле яшелчәләр үстерергә дә өлгерә.
Фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Наташаны бөтен авыл халкы ярата, "Безнең Наташа", дип кенә торабыз.
Асия Сафина.
Әмир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әмир авылы