Ивашкинодан Калмыковлар район газетасының бер юлын да укымыйча калдырмый
Калмыковларның бер вакытта да “Безнең Чирмешән”сез калганнары юк.
-“Безнең Чирмешән” газетасының без укымаган бер юлы да калмый. Ул - районның барлык яңалыкларын җиткерүче, - Ивашкино авылыннан Елена Калмыкова. - 1978-80 елларда, газета “Ленин юлында” исеме белән чыкканда, мин үзем дә редакциядә бухгалтер булып эшләдем. Шуңа да ул миңа бик якын. Газета чыгаруның нинди мәшәкатьле, авыр эш икәнен дә беләм.
Елена Николаевна редакция хезмәткәрләре белән элемтәдә тора, еш кына үзе дә авылда булган хәбәрләрне җиткерә.
-Авыл яңалыклары, авылдашлар турында уку рәхәт бит, үзең язган, үзең җиткергән яңалык булса - аеруча. Туган авылым Иске Сережкино турындагы язмалар да күңелгә якын, - ди ул. - Без инде олы кешеләр, өйдә генә торабыз, шуның өчен район газетасын көтеп алабыз. Хат ташучыбыз почтаны көнендә китерә, без район хәбәрләре белән “кайнар” килеш танышабыз.
Архив фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев