Чирмешәннән Александра Альмендеева яңа бәйгеләргә әзерләнә
Александра Альмендеева укытучы һөнәрен сайлавына һич үкенми. Педагог буларак, ул инде алтынчы уку елын башлап җибәргән. Яңа уку елыннан ул үзе белем алган 2 нче Чирмешән мәктәбендә балаларга математикадан дәресләр бирә.