Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Югары Кәминкәдән Алсирәнең кулы суга тидеме күңелендә шигырь туа

Район үзәк китапханәсендә Алсирә Мөхәммәтҗанованың иҗат кичәсе булып үтте. Югары Кәминкә авылында биш балалы ишле гаиләдә төпчек бала булып туган Алсирә кечкенәдән китапларга гашыйк җан икән.

Тәүге иҗат җимешен - нәсерне дә ул башлангыч сыйныфта укыганда беренче укытучысы Роза Гәрәй кызына атап яза. Һәм шуннан шомара башлый якташыбызның каләме. Ә бүген исә Алсирә ханымның ике китабы: “Тузганак” исемле шигырьләр җыентыгы һәм “Бәхет бөртеге” дигән хикәяләр китабы бар. Җиңел һәм бер сулышта укыла торган хикәяләренең кайберләре авторның туган авылында яшәп, авыллар тарихын язучы Ясәви абый Шәмсетдиновның әтисе Гафурҗан турында язылган. Җинел укыла гына шул... Ә анда тасвирланган хәлләр сугыш елларына кадәр булган. Тормышның авырлыгын, ачлыгын, ятимлек ачысын татыган сабый язмышы күңелне телгәли. Ә икенче хикәядә каршы як йортта яшәүче хатынның үз йортына күрше ирен яшәргә кертүе, законлы саналган хатынның, тәрәзә кырыена басып, иренең күрше йорттагы ишек төбенә чыккан саен койма ярыкларыннан төшкән шәүләсен күрә алуына да үзен бәхетле санавы белән бергә, әтисе исән булып та, ятим калган кызы өчен йөрәген әрнетеп гомер итүе... Бу юлларны укыганда, бит буйлап яшь кенә акмый, хәтта каз тәннәре дә чыга.

Ә күңелне иркәли торган шигырьләре туган авылына, табигатьнең матурлыгына багышлана Алсирә ханымның.

- Илһам сезгә кайсы вакытта килә? - дигән сорауга кунагыбыз: -Савыт-саба яисә идән юганда, - дип җавап бирде.

Суга кулын тидергәч үк шигырь юллары тууын ул үзенең балык йолдызлыгы астында туу белән бәйли.

Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, мәктәптә татар һәм рус телләре укытучы якташыбызның гомер буе терәк булган тормыш иптәше Йосып абый бүген дә бәйрәмдә катнашты. Бертуган абыйсы Нурхат абый белән икетуган апасы Рабига апа да сеңелләре янәшәсендә булдылар. Хәтта, Алсирә апа сүзләренә һәм көенә иҗат ителгән “Авылым - Кәминкәм” җырын да башкарды Рабига апа. Шулай ук, Иркә башкаруындагы “Миләш” дигән җыр да кичәбезне җанландырып җибәрде. Иҗаты бай шул Алсирә ханымның!

Бәйрәмне ямьләп якташыбызның сыйныфташлары да сөенеч бүлешергә килгәннәр. Мәктәп елларындагы кызыклы хатирәләрне сөйләп искә алып сөйләделәр. Мәктәптә укыган чакнын һәр көне бәйрәм шул!

Авторга гына түгел, һәр чакырулы кунакка сораулар әзерләнгән иде. Тирән мәгънәле һәр җавапны авыл китапханәчеләре белән Чирмешән авылының иҗат сөючеләре сокланып тыңлап утырдылар.

Якташ язучыларыбыз исеменнән, шигырьләр һәм хикәяләр язучы, бик күп җырлар авторы Галия Сафиуллина Алсирә ханыма үзенең котлауларын һәм теләкләрен җиткерде.

Китаплар авторына, үсеп килүче буынга үз иҗатын мирас итеп калдырганы өчен, үзәк китапханә директорының Рәхмәт хаты тапшырылды. Алсирә Якуп кызы үзенең китапларын китапханәгә дә бүләк итте. Китапларыгызның саны артып торсын, Алсирә апа!

Әлфинә Батыршина,

кичәне алып баручы, район үзәк китапханәсе библиографы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев