Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Егет көрәштә сынала

Татарстанның тарихын, мәдәниятен үз эченә алган милли спорт төрләре бар. Шуларның берсе - милли көрәш. Хәзерге яшьләр һәм яшүсмерләр арасында да армый - талмый эшләүче, көрәшләрдә үрләр яулаучы егетләрне күреп, күңелләр сөенә. Безнең 2нче Чирмешән урта мәктәбенең көрәшчеләр командасы елдан - ел яшәреп барса да, адымнары ныгый, үрләре биегәя. Әлеге...

Татарстанның тарихын, мәдәниятен үз эченә алган милли спорт төрләре бар. Шуларның берсе - милли көрәш. Хәзерге яшьләр һәм яшүсмерләр арасында да армый - талмый эшләүче, көрәшләрдә үрләр яулаучы егетләрне күреп, күңелләр сөенә.


Безнең 2нче Чирмешән урта мәктәбенең көрәшчеләр командасы елдан - ел яшәреп барса да, адымнары ныгый, үрләре биегәя. Әлеге уңышлар, әлбәттә, тынгысыз тренер Илгизәр Закировның хезмәт җимешләре. Ул балаларны дәрестә һәм дәрестән тыш та спорт серләренә төшендерә. Батыр ярасыз булмый дигәндәй, көрәш бәйгеләрендә борыны яньчелеп, кан агу, бил кузгалу, башка җәрәхәтләр булса да, егетләр, ихтыяр көчен туплап, ярышларны ахырына җиткерергә тырышалар. Илгизәр Кәлимулла улы аларда ихтыяр көче, җиңүгә омтылыш, түземлелек, сабырлык тәрбияли ала. Әйтик, Фәнил Шәрифуллин, Виктор Наумов, Илгиз Галимовлар үзләренең чын спорт сөючеләр икәнлекләрен дәлилли алдылар, җәрәхәтләнеп тә, яңадан келәмгә басып, җиңүләр яуладылар. Марсель Гафиев, руслан Сөләйманов, Сергей Игнатьев, Илзәр Закировлар да инде күптән мәктәп партасыннан аерылсалар да, мәктәбебез горурлыгы булып калалар.

Әйтергә кирәк, аларга лаеклы алмаш үсә. Бүген мәктәп данын Нәфис Әсәдуллин, Айзат Нигъмәтуллин, Илмир Минхәеров, Никита Андреев, Динар Нургалиев, Нияз Гыймрановлар яклый. Әле 6нчы класста гына белем алучы Нәфис Әсәдуллин районда гына түгел, районара ярышларда да призлы урыннар яулады.

"Киләчәккә хыялым" дип исем-ләнгән иншада да ул: "... мин киләчәктә үземне спортчы итеп күрәм. Ләкин беләм, бу җиңел генә бирелмәс. Үземне кызганмыйча керәшергә туры киләчәк", - дип язган иде.

Рәзидә
Нигъмәтуллина,

2нче Чирмешән урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев